Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде
Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеле булды.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.
Муса Җәлил премиясе татар теле һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштырган өчен Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларга; CLEAPL инновацион проектын тормышка ашырган һәм экологик куркынычсыз технологияләр булдырган өчен Иван Захаровка; музыка сәнгатенә керткән өлеше өчен татар дәүләт филармониясе солисты һәм музыканты, композитор Ильяс Камаловка; яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән өчен шагыйрь Булат Ибраһимга; сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Роман Абдуллинга бирелде.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев