МУЗЕЙ ӨЧЕН ОКОПЛАР КАЗЫЛГАН
Чаллыда «Герат кыр почтасы» төбәк хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасы активистлары ачык һавада музей оештырырга тели.
Чаллыда «Герат кыр почтасы» төбәк хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасы активистлары ачык һавада музей оештырырга тели. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
«Музейга килүчеләрнең ачык һавада Бөек Ватан сугышы энергетикасын тою мөмкинлеге булачак. Безнең шәһәрдә музейны төзү эшенең төрле этапларында бушлай ярдәм итәргә әзер булган кешеләр күп» , - дип сөйләде иҗтимагый оешма җитәкчесе Наил Каюмов.
Проектны эшләүчеләр Россиянең сугыш елларына багышланган истәлекле урыннарын: Севастопольдә «Сапун тау штурмы» диорамасын, Волгоградта «Сталинград сугышы» музей-панорамасын, Ленинград өлкәсендә «Ленинград блокадасы өзү» музей-диорамасын өйрәнгән.
Уникаль экспозицияне Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе территориясендә урнаштырачаклар.
Шушы көннәрдә биредә җир эшләре башкарылган - эшчеләр окоплар казыган. Шулай ук акрынлап блиндаж өчен бүрәнәләр дә кертелә башлаган. Проект авторлары әзерлек срокларын атамый.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев