Логотип Идель
Яңалыклар

МУЗЕЙЛАРДА МУЗЫКА ЯҢГЫРАР

27 марттан 2 июньгә кадәр Казанның иң танылган музейларында яңа музыкаль проект тормышка ашырылачак. Аның төп миссиясе — камера-инструменталь башкаруга карата кызыксыну уяту.

27 марттан 2 июньгә кадәр Казанның иң танылган музейларында яңа музыкаль проект тормышка ашырылачак. Аның төп миссиясе — камера-инструменталь башкаруга карата кызыксыну уяту.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы үткәргән матбугат конференциясендә хәбәр ителгәнчә, яңа проект үзенең тематикасы буенча 9 төрле концерттан тора. Концертлар Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, хәзерге заман сәнгате галереясендә һәм Татарстан Республикасы Милли музееның кайбер бүлекчәләрендә — Е.А. Боратынский музеенда, Г. Тукай әдәби музеенда, А. М. Горький һәм Ф. М. Шаляпин музеенда күрсәтеләчәк.

"Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр» проектының авторлары – музыка белгече, филолог, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Скепнер һәм виолончельдә уйнаучы, "Quaternion" квартетының сәнгать җитәкчесе Сергей Пономарев. Музейларда концертларны шушы кыллы квартет башкарачак. Программада Л. Бетховен, Б. Сметана, А. Дворжак, Й. Гайдн, Д. Шостакович кебек классик композиторлар, К. Пендерецкий, М. Никодиевич, С. Гобәйдуллина кебек заман иҗатчыларының әсәрләре бар. Татар композиторларыннан Н. Җиһанов, А. Ишморатов музыкасы яңгыраячак. Кыллы квартет башкаруында татар көйләрен, мәсәлән, 8 апрельдә Тукай музеенда тыңларга мөмкин.
Матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин яңа проектны тәкъдим иткәннән соң, музей концертлары һәм анда катнашучылар турында тулырак итеп Ольга Скепнер сөйләде. Аның фикеренчә, "Quaternion" квартетына искиткеч музыкантлар – үз эшенең фанатлары берләшкән. Алар башкара торган концертларның бу циклы күп кенә музыкаль шедеврларны яңарта, классик-романтик стиль, импрессионизм осталарын гына түгел, ә ХХ гасырның икенче яртысындагы һәм бүгенге заманның иң яхшы композиторларын да тыңларга, татар композиторларының камера музыкасы белән танышырга һәм, нәтиҗәдә, Казанның танылган музейлары хәзинәләрен музыкаль сәнгать призмасы аша күрергә мөмкинлек бирә. “Бу проект профессиональ музыкантларга гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыга да кызыклы булыр”, - дип саный О. Скепнер. 
Проектта оста музыкантлар, халыкара конкурслар лауреатлары, Евгений Субботин (беренче скрипка), Иван Субботкин (икенче скрипка), Григорий Чекмарев (альт), Сергей Пономарев (виолончель) мәшгуль. 
Камера музыкасы концертлары музейларда 27 марттан башлап 2 июньгәчә дәвам итәчәк. Концертлар программасы белән тулырак итеп ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм ТР Милли музеенда – аларның электрон ресурсларында танышырга мөмкин булачак.
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев