Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Наилә Фатехова Казанда хәйрия концерты куячак

    Мәскәүдә яшәүче танылган татар җырчысы Наилә Фатехова ел саен Казанга килеп үзенең концерт программасын тәкъдим итә. Быел җырчының концерты «Онытмыйк дусларны» дип атала һәм хәйрия чарасы буларак үткәрелә. 
    Русиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова концерты 7 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә Казанда Халыклар дуслыгы йортында узачак. Чарада «Мәдинә» ансамбле, Халыкара һәм Русия конкурслары лауреатлары Зөлфия Хәлилова һәм Рәфикъ Вәлитов чыгыш ясаячак. Концерт өлкәннәр хөрмәтенә оештырыла. 
    Программа Наилә Фатехованың танылган авторлар сүзләренә язылган җырларыннан, «Мәдинә» ансамбле башкаруында халык җырларыннан, яңа һәм элекке мөнәҗәтләрдән торачак. 
    Һәр җыр өчен әзерлгән видеотасма танылган татар шәхесләренең тормышлары белән таныштырачак. Мисалга, «Татар генераллары» клибында Наилә Фатехова генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм Армия Генералы Мәхмүт Гәрәев белән җырлый, «Аэроплан» клибында ул Россия герое, очучы-сынаучы Илдус Кирамов белән самолетта оча, «Я, кара әле күземә» клибында Марат Башаров белән, ә «Умырзая» халык җырын «На-На» төркеме белән башкара.
    Дуслык йортының мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, концерт – түләүсез, анда чакыру билетлары белән керү мөмкин булачак. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!