Логотип Идель
Яңалыклар

Нәни Принц эзләре буйлап шигъри-музыкаль сәяхәт

«Казан тавышлары» перформансы Нәни Принц эзләре буйлап шигъри-музыкаль сәяхәткә чакыра

26 август Казан Мэриясе бинасы балконнарында (Кремль ур., 3 йорт) «Казан тавышлары» / «Голоса Казани» театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк. «Балкондагы шигырьләр» форматындагы театральләштерелгән перформанс Республика һәм шәһәр көне алдыннан Казан Мэриясе тарафыннан 2021 елдан башлап үткәрелә. Узган елда проектның махсус кунагы Россиянең театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова иде.

Чара 20.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк. 
Бу юлы тамашачыларны Нәни Принц эзләре буйлап хыял, мәхәббәт, дуслык турында дулкынландыргыч тарих бәян итүче шигъри-музыкаль сәяхәт көтә, дип хәбәр итә Матбугат хезмәте.

Мэрия балконнарыннан Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге театрларның һәм Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар телендә шигырьләр укыячак, музыкантлар һәм җырчылар башкаруында музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Чыгышлар видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барачак.
Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Каюмова, Рамиль Вәҗиев, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Динар Хөснетдинов, К.Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәләхова, Казан яшь тамашачы театры артистлары Илфат Садыйков, Эльвина Сафина, Руслан Зөбәйраев һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Ләйлә Таишева катнаша. Шулай ук перформанста Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Игорь Горчаков, Динә Закирова һәм таланталы башкаручылар Матвей Козин, Карина Җиһаншина, Анастасия Макарова, Алексей Шадварин һәм «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясаячак.

Чараның махсус кунагы – танылган театр һәм кино артисты, Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо.
Тамашаның төп герое – нәни кыз зур шәһәрнең кечкенә генә бер йортында яши. Аның иң зур хыялы – Нәни Принц белән очрашу. Йоклар алдыннан һәр кичне ул балконга чыгып йолдызлы күктән Хыялын күзли...  

«Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни Принц” әсәренә мөрәҗәгать итүебез юктан гына түгел, без барыбыз да әкият белән чынбарлык арасында киртәләр булмаган балачак иленнән. Кайвакыт безгә әнә шул балаларга гына хас самимилек, могҗизаларга ышану җитми. Шигырьләрдә, җыр һәм музыкада гади хакыйкать һәм мәңгелек кешелек кыйммәтләре чагылыш таба. Бу кичтә без бәлки күптән онытылган хыялларны искә төшерербез! Белүемчә, «Казан тавышлары» проекты күпләрнең көтеп алынган чарасына әверелеп бара, бу юлы да шигърият белән музыка һәр тамашачының күңел түренә үтеп керер дип ышанам», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.  

Кичә барышында Иосиф Бродский, Анна Ахматова, Рәсүл Гамзатова, Марина Цветаева, Николай Рубцов, Мария Петровых, Алена Лещенко, Константин Ваншенкин, Ирина Самарина-Лабиринт, Илья Евтеев, Һади Такташ, Әнгам Атнабаев, Рүзәл Мөхәммәтшин,  Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлнур Галиева әсәрләре яңгыраячак. 

Перформансның сценарий авторы – Резеда Зәйниева, режиссеры – Татарстаннның атказанган артисты Татьяна Старикова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев