Логотип Идель
Яңалыклар

Нарат бөресен җыярга вакыт

Табигатьнең үзендә барлык авыруларга каршы шифа бар. Мәсьәлән яз көне нарат бөресен җыеп куйсагыз, чир-чор периодлары үзегезне урап үтәчәк.

Нарат бөресенең иң шифалысын хәзер - яз көне җыярга кирәк. Аны грипп, салкын тию, йөткерү, бронхит, пневмония, тонзиллит, фарингит, ларингит, ревматизм, дерматит, экзема, псориаз, кычыткан бизгәген дәвалауда кулланыла.

– Йөткергәндә, салкын тигәндә нарат бөресеннән ясалган төнәтмәнең файдасын эчәләр. Аны ясау өчен, 1 аш кашыгы нарат бөресенә 2 стакан кайнар су коеп, термоста 1 сәгать төнәтергә, соңыннан сөзеп, көнгә өч тапкыр 1/4 стакан эчәргә кирәк.

– Кан тамырларын чистарту, атеросклероз, бөер авыруларыннан нарат энәсе шифалы. 30 грамм энәне юып, 1,5 стакан су салырга һәм, өстен ябып, 15 минут эмальле савытта кайнатырга кирәк. Суынгач, шуны сөзеп, өч тапкыр (иртән, төш, кич белән) эчәрлек итеп бүләсе булачак. Теләгән кеше шикәр комы яки бал куша ала.

– Нарат бөресе белән ясалган ингаляция сулыш юллары, йөткерү, томау, бронхит, пневмония, тамак авыртканда файдалы. Моның өчен 100 грамм бөрегә 2 литр су салып, 5–10 минут кайнатырга һәм юрганга төренеп, 15 минут шуның парын сулап утырырга кирәк.

– Нарат бөресе ваннасы баш авыртканда, нерв киеренкелеге вакытында файдалы. Әмма йөкле һәм бала имезүче хатыннарга нарат бөресе белән дәвалану тыела дип яза vatantat.ru

Әлбәттә, боларны куллану алдыннан врач белән киңәшләшү кирәк. Халык медицинасын да саклык белән кулланырга киңәш итәбез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев