Логотип Идель
Яңалыклар

"НАШЕ ВРЕМЯ - БЕЗНЕҢ ЗАМАН" КИЛӘ

Татарстанда «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана.

Татарстанда «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана. Санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, зона этаплары тамашачыларсыз узачак. Чыгышларны карарга теләүчеләр өчен онлайн-трансляция оештырылачак.

Фестивальнең зона этабы бүген, 8 октябрьдә, Әлмәттә старт ала. 15-16 октябрьдә катнашучылар  Түбән Камада,  22-23-нче октябрьдә Казанда, 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә очрашачак.

Быел фестивальдә катнашу өчен Татарстан предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләреннән 180-нән артык гариза килгән.

Барлык катнашучылар да сәхнәгә температура үлчәгәннән һәм кулларны дезинфекцияләгәннән соң гына кертеләчәк. Мәйданчыкта билгеле бер вакыттан соң санитар эшкәртү башкарылачак.

Иң яхшы командалар фестивальнең суперфиналына чыгачак, ул 12-13 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 15-нче ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта игълан ителәчәк. Гран-при иясенә ТР Президентының традицион күчмә Кубогы, шулай ук 500 мең күләмендәге премия тапшырылачак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев