Логотип Идель
Яңалыклар

“Не топчик, а превосходно!”: Рус теле көне уңаеннан шаян видео

Рус теленә багышланган халыкара көн 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куелган. Ул бүген, 6 июньдә – Пушкин туган көнне билгеләп үтелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Рус теле көне һәм бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көне уңаеннан котлаган. Рус теленә багышланган халыкара көн 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куелган. Ул бүген, 6 июньдә – Пушкин туган көнне билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендә телнең тарихы турында кыскача гына сөйләп үтелгән бик мәгънәле видеоролик урнаштырган.

Видеода бер төркем балалар экскурсиядә, заманча сүзләр кыстыра-кыстыра сөйләшеп, Пушкин портретын карый. Бер кыз “Просто топчик, просто пушка” дип социаль челтәрдә бик шәп видео урнаштыруы белән мактана. Шулчак кызның бер дусты – Саша исемле малай Пушкин портреты янында туктала. Видео кинәт кенә мультфильмга әйләнеп, шагыйрь балага, славян әлифбасыннан, мәгърифәтчеләр Кирилл белән Мефодийдан башлап, язучы һәм тарихчы Николай Карамзинга кадәр, рус теленең тарихы турында сөйләп бирә.

Малай Пушкинны тыңлап торганнан соң, “Не топчик, а превосходно!” – дип куя.

“Рус теле көне белән! Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин туган көн белән!” – дип язып куйган Рөстәм Миңнеханов роликның астына.

Видеоны карарга https://m.vk.com/video

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев