Netflix - татарча!
Шәп булыр иде кебек!
Бу яңалык Netflix платформасын яратучыларның кәефен күтәрәчәк дип уйлыйбыз.
Хәзерге вакытта Netflix стриминг платформасының татар кинофильмнары, спектакльләре һәм анимацион картиналары урнаштырылган вариантын ясауга ихтыяҗ бар дип уйлыйсызмы? ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова шикләнә икән. Ул болай дип фикерли:
- Минемчә, үзебезнекен ясауга караганда булган платформаларны алга этәрү белән шөгыльләнү яхшырак, чөнки иң зур чыгымнар мәйданчык ясауда түгел, ә аны алга этәрүдә, - ди министр. - Әгәр сүз татар мәдәнияте өчен ниндидер резервация булдыру турында булса, әйдәгез, татарларга багышланган һәм барысы да татар телендә булган цифрлы платформа ясыйк.Әгәр без үзебезне тануларын телибез һәм контентны глобаль киңлеккә этәрергә ниятлибез икән, бу бөтенләй башка концепция», — дип өстәде Ирада Әюпова.
Татарстанда «татарча Netflix» ясау турында март башында сөйләшүләре билгеле булды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев