Логотип Идель
Яңалыклар

Ниһаять, кимүгә таба!

Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 132 998 кешене ачыклаганнар. Алдагы көндә 137 мең инфекцияле кеше турында хәбәр ителгән иде.

Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 132 998 кешене ачыклаганнар. Алдагы көндә 137 мең инфекцияле кеше турында хәбәр ителгән иде. Инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматлары буенча, 8 632 кеше хастаханәгә озатылган, бу 23 февраль белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек кимрәк. 136 433 пациент сәламәтләнеп чыккан. Шулай ук тәүлек эчендә 762 үлем очрагы расланды.

Мәскәүдә көн эчендә 4 730 йогышлы авыру ачыкланган, Санкт-Петербургта - 8 742, Мәскәү өлкәсендә - 2 285. Россиядә пандемия башыннан бирле барлыгы 15 928 568 йоктырган һәм 348 578 кеше коронавирустан үлгән. Сәламәтләнүчеләр саны 12 972 661 гә кадәр арткан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев