Логотип Идель
Яңалыклар

Ничә яшьтә эш табу җиңел?

Нәтиҗәләргә күз салсак, ир-атлар өчен 30-32 яшьтә, ә хатын-кызларга 33-35 яшьтә эш табуның кыенлыгы юк.

Superjob.ru эш һәм хезмәткәрләр эзләү IT-сервисы тикшеренүләре буенча 30 яшьтән 35 яшькәчә эш табу җиңелрәк булуы ачыкланган. Нәтиҗәләргә күз салсак, ир-атлар өчен 30-32 яшьтә, ә хатын-кызларга 33-35 яшьтә эш табуның кыенлыгы юк.

Россиялеләр 50 яшьтән узганнан соң эш табу кыенлыгы белән очраша. Ир-атлар өчен 54-56 яшьтә, ә хатын-кызлар өчен 54-59 яшьтә эш табу өчен гади чор түгел, дип хәбәр итә «Российская газета». Ә менә 60 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр өчен бу процесс ул кадәр үк катлаулы узмый.

Россиянең барлык федераль округларыннан 3 мең кеше катнашкан сораштыру нәтиҗәләре карьера ясаганда хатын-кызларга кыенрак булуын да ассызыклый (33-35 яшь һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр генә искәрмә булып тора).

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев