Логотип Идель
Яңалыклар

Ниһаять, бу атнада җылыта...

Бүген ТР башкаласында явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Секундына 5-10 метр тизлек белән көньяк-көнбатыш җиле исәчәк. Төнлә -11..-13 градуск көтелә.

Татарстанда 28 һәм 29 февральдә һава торышы артык үзгәрми, явым-төшемнәр көтелми.

Чәршәмбе төнендә һава температурасы -10..-15 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -1..-6 градус салкынны күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе төнендә -7..-12 градус булачак, урыны белән -15 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез температура 0..-4 градуска кадәр күтәреләчәк.

1 һәм 2 мартта көндез төбәктә -2..+3 градуска кадәр җылытачак. Төнлә һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итәчәк. Һава торышына атмосфера фронтының якынлыгы тәэсир итәчәк – язның беренче көнендә республика районнарында бераз кар булырга мөмкин.

чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев