Логотип Идель
Яңалыклар

Niletto Яшьләр көнендә «Урам» экстрим-паркында чыгыш ясаячак

 26 нчы июньдә Казанда Яшьләр көненә багышланган масштаблы фестиваль узачак. «Урам» экстрим-паркында берничә мәйданчыкта бию батллары, стендап-комикларның чыгышлары, арт-фестиваль һәм шигъри слэм узачак. Концерт программасының хедлайнеры Niletto булачак.

 26 нчы июньдә Казанда Яшьләр көненә багышланган масштаблы фестиваль узачак. «Урам» экстрим-паркында берничә мәйданчыкта бию батллары, стендап-комикларның чыгышлары, арт-фестиваль һәм шигъри слэм узачак. Концерт программасының хедлайнеры Niletto булачак.

Парк территориясендә берничә интерактив мәйданчык бар: төп сәхнә, амфитеатр, музыка, мәгариф, креатив, актив яшәү рәвеше өчен киңлекләр, шулай ук яшь эшкуарлар маркеты. Һәр мәйданчык өчен үз программасы әзерләнгән. Аның белән фестиваль сайтында танышырга мөмкин.

Төп сәхнәдә 13:30 дан 15:00 гә кадәр шоукейс форматындагы шигъри слэм узачак. Мәскәү артистлары «Шагыйрь түгел» театральләштерелгән поэтик перфомансын куячак, ә Казаннан Илья Злой, Борис Васильев һәм «Альма, но не матер», «Деепричастие» коллективлары чыгыш ясаячак. Биредә 15:30 дан 22:00 гә кадәр ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган талантлы яшьләр һәм чакырылган артистлар чыгыш ясаячак.

14:00 дән 20:00 гә кадәр экстрим-парк амфитеатрында хип-хоп һәм данс-холл буенча бию батллары узачак. Хип-хопта иң яхшыларны өч категориядә билгеләячәкләр: балалар, әлеге төр иҗат белән яңа шөгыльләнә башлаучылар һәм профессионаллар.

Креативлык киңлегендә, футбол кыры территориясендә, фестиваль кунаклары стендап-комикларның чыгышларын тыңлый алачак. 17:00 дән 18:00 гә кадәр тамашачылар алдында импровизация жанрында «Сытые» командасы артистлары шаярта, ә 18:00 дән 20:00 гә кадәр «Белем чатыры»нда комик Павел Дедищев һәм Stand Up Club Kazan резидентлары чыгыш ясаячак. Шулай ук лайн-апада Матвей Ромашкин, Таня Березовская, Айрат Мәүлетов катнашачак.

Креативлык киңлегендә көн дәвамында арт-мәйданчык эшләячәк. Урам рәссамнары күпер терәкләрендә инсталляция ясаячак һәм скетч-батлларда катнашачак. Моннан тыш, «Соры төсле була ала» проекты кысаларында теләгән һәркем «Яшьләрчә граффити» темасына эскизлар тәкъдим итә алачак. Иң яхшыларын профессиональ рәссамнар шәһәр диварларында ясаячак.

Фестивальгә керү – бушлай, алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр ителә чара сайтында.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев