Логотип Идель
Яңалыклар

Нина Кузнецованың «Мәрҗән утраулары»н Казанда кабат күрсәтәчәкләр

Останың эшләре Казанда, Мәскәүдә, Петербургта һәм Россиянең башка шәһәрләрендә, шулай ук Минск, Киев, Прага, Германия, Франция, Япония шәһәрләрендә күп тапкырлар күрсәтелгән.

3 март көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда «Стежок длиною в четверть века»  күргәзмәсе ачылачак. 

Россия корама тегү осталары Ассоциациясе әгъзасы Нина Кузнецованың (Казан) эшләре авторның осталыгы һәм фантазиясе белән үзенә җәлеп итә. Күргәзмәдә 70 кә якын продукт тәкъдим ителә. Алар арасында пэчворк техникасындагы «картиналар»: «Көзге блюз», «Мәрҗән утраулары», «Минем балачагым калейдоскобы» һәм башкалар; хатын-кызлар киеменең һәм аксессуарларның оригиналь үрнәкләре, текстиль муенсалар, пасха йомыркалары, декоратив фигуралар, курчак-обереглар.

Предметлар ясауда төрле алымнар кулланылган: мәрҗән белән чигү, тукыма кисәкләре читеннән пэчворк, темари япон техникасы, тегүсез борма, йомырка кабыгына тукыма ябыштыру һәм башкалар. Әгәр дә сезне кул эшләнмәләре кызыксындыра икән, бу күргәзмә сезнең өчен.

Нина Кузнецова Себердә туган. Казан университетында математик, журналист һәм лектор-сәнгать белгече, КФЭИ да бухгалтер һөнәрләрен үзләштергән. Соңгы ике дистә елда ул корама тегү белән шөгыльләнә. 2001, 2007 һәм 2010 елларда Казанда 10 көнлек корама тегү мәктәбе узган, 2002 елда Штутгартта стажировка үткән.

Нина Любимовна – Россиядә һәм чит илләр конкурслары лауреаты һәм призеры. Ул үз техникасын төрлеләндерү, яңа технологияләрне белү һәм киң жанр күптөрлелегенә ирешү өчен мөстәкыйль рәвештә (китаплар һәм Интернет буенча), шулай ук Россия һәм чит ил профессионалларының мастер-классларында белемен һәм күнекмәләрен камилләштерә.

Останың эшләре Казанда, Мәскәүдә, Петербургта һәм Россиянең башка шәһәрләрендә, шулай ук Минск, Киев, Прага, Германия, Франция, Япония шәһәрләрендә күп тапкырлар күрсәтелгән.

Күргәзмәне 30 мартка кадәр, музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев