Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

НӘНИ ИНЛЯН: 66 миллион еллык динозаврга тап булганнар

Кытайның көньягында табылган эмбрион –каурый белән капланган, тешсез овирапторозавр, дип билгеләп үтә тикшеренүчеләр.

Галимнәр 66 миллион ел элек йомыркадан чыгарга әзерләнгән динозаврга тап булганнар. Кытайның көньягында табылган эмбрион –– каурый белән капланган, тешсез овирапторозавр, дип билгеләп үтә тикшеренүчеләр. Дөньяга аваз салырга өлгермәгән динозаврга “Нәни Инлян” (“Baby Yingliang”) исемен биргәннәр.

Томшыгыннан койрык очына кадәр озынлыгы 27 см булган Инлян 17 см озынлыктагы йомырка эчендә ята. Йомыркадан чыгып җитлегергә язган булса, бу динозаврның озынлыгы 2-3 метрга җитәр һәм ул, бәлки, үсемлекләр белән тукланыр иде, ди галимнәр.

Эмбрионның яшен 66-72 миллион ел, дип исәплиләр, ул убылмага эләгеп, күмелеп калган һәм шул рәвешле яхшы сакланган булса кирәк.  

Нәни динозаврның башы - гәүдәсе астында, ә аяклары ян-якларда булган, аркасы исә бөгелгән. Мондый гәүдә торышындагы динозавр эмбрионнарына моңарчы тап булмаганнар, әмма ул хәзерге кошларның эмбрионнарын хәтерләтә. 

Реклама

Кошларның үзтотышын үзәк нерв системасы идарә итә. Йомыркадан чыгарга җыенган чебиләр, мәсәлән, башларын уң канатлары астына куялар, шул рәвешле алар башларын тотрыклы хәлгә китерәләр. Бу аларга йомырка кабыгын тишкәндә исән калырга ярдәм итә (башларын канат астына яшермәгән эмбрионнар еш кына һәлак була). 

Хәзерге кошларның мондый үзтотышы беренчеләрдән булып аларның борынгы бабалары – динозаврларда үсеш алган, димәк. Табылдык шуңа ишарәли, ди галимнәр. 

Каурыйлы овираптозаврлар акбур чорында хәзерге Азия һәм Төньяк Америка территориясендә яшәгәннәр. Алар төрле томшыкларга ия булып, төрле ризык белән тукланганнар. Аларның иң эреләре 8 метрга кадәр җиткән (гиганторапторлар), күркә хәтлеләре дә очраган.

Чыганак: BBC NEWS

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев