Логотип Идель
Яңалыклар

НОЯБРЬГӘ КЕРДЕК. САЛКЫНАЙТА...

Иртәгә, 2 ноябрьдә, һава шарлары начарлана башлый. Төбәк буенча урыны белән җепшек кар һәм яңгыр көтелә.

Бу атнаның беренче яртысында һава температурасының төшүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бүген республикада җылы һава торышы саклана әле, ягъни +11 градус булачак.

Әмма иртәгә, 2 ноябрьдә, һава шарлары начарлана башлый. Төбәк буенча урыны белән җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Аязучан болытлы һава торышы була, җил башта төньяк-көнбатыштан аннары көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0,+5 градус көтелә. Көндез +3,+8 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә синоптиклар.

Чәршәмбе, 3 ноябрьдә, алмашынучан болытлы һава фаразлана, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә 0,-5 градуска кадәр салкынайта, төбәкнең төньяк һәм көнчыгыш районнарында 3.8градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы +1,+6 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев