Логотип Идель
Яңалыклар

"НУР" ФЕСТИВАЛЕ - РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬЛӘР ПРОЕКТЫ

Жюри «Креатив индустрияләр өлкәсендә иң яхшы яшьләр проектлары» конкурсына йомгак ясады, 10 җиңүче арасында – «Нур» халыкара медиа сәнгать фестивале.

Жюри «Креатив индустрияләр өлкәсендә иң яхшы яшьләр проектлары» конкурсына йомгак ясады, 10 җиңүче арасында – «Нур» халыкара медиа сәнгать фестивале.

Фестиваль Казанда уздырыла һәм цифрлы сәнгать өлкәсендә медиарәссамнарны, музыкантларны, хореографларны һәм белгечләрне берләштерә.

Бөтенроссия конкурсында илнең 67 төбәгеннән 500 дән артык иҗат командасы катнашты, алар жюри хөкеменә 14 төрле юнәлеш буенча гариза тапшырдылар.

Җиңүчеләр арасында шулай ук Мәскәүнең SoundLab проекты, "Dreamers" VR/AR-проект эшләүчеләр берләшмәсе" (Киров өлкәсе), "A. MASTERSKAYA" Яшьләр остаханәсе проекты (Түбән Новгород өлкәсе) һәм башкалар бар .

Конкурс Россия китап берлеге тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырылды һәм Роскультура үзәге тарафыннан уздырыла.

10 җиңүчедән тыш, жюри тагын 100 конкурс эшен сайлаган, алар «Россия креатив атнасы-2022» каталогына кертеләчәк, аны «Россия креатив атнасы»нда креатив секторның эре компанияләре вәкилләренә тапшырачаклар, шулай ук РФ субъектлары башлыкларына җибәрәчәкләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев