Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

NUR медиа-сәнгать фестивале волонтерлар эзли!

Төп шарт - 18 яшьтән өлкән булу.

Алар координация, трансфер өчен җаваплы булачак һәм фестиваль артистлары белән эшләячәк. Шулай ук волонтерлар бурычына афишалар тарату, мәйданчыкларда монтаж, демонтаж да керә. 

"Моның өчен нәрсә бирәләр?" дисәгез, волонтерлар NUR фестиваленең барлык чараларына бушлай бару мөмкинлегенә ия булачак һәм шулай ук медиа-рәссамнар белән танышачак. Ә бу бик шәп мөмкинлек!

Реклама

Гаризаларны 20 августка кадәр кабул итәләр. Фестиваль 8 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Казанның берничә мәйданчыгында үткәреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев