Логотип Идель
Яңалыклар

NUR медиасәнгать фестивале башланды

Фестиваль 9-11 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак.

Татарстанда II Халыкара NUR медиасәнгать фестивале башланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Фестиваль 9-11 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Чараларда медиарәссамнар, музыкантлар, хореографлар, перфомерлар, проекцион һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге белгечләрне берләштерә. Алар шәһәр киңлекләрен үзгәртәчәк, инсталяцияләр һәм перформанслар булдырачак. Кайбер локацияләр махсус фестиваль өчен ачылачак. 

Мисал өчен, бүген ТР Милли китапханәсендә "Креатив индустрияләр. Миф әллә чынбарлыкмы?" панель дискуссиясе узачак. Тулырак мәгълүмат һәм программа фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев