Логотип Идель
Яңалыклар

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты үз эшен башлады

«Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоннары» проектының тантаналы ачылышы узды. Фестиваль программасына дөньякүләм танылган татар биючесенә багышланган төрле чаралар кертелгән.

«Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоннары» проектының тантаналы ачылышы узды. Фестиваль программасына дөньякүләм танылган татар биючесенә багышланган төрле чаралар кертелгән. Быел «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты Россиядә беренче тапкыр 10 марттан 27 мартка кадәр Рудольф Нуриев тормышы белән тыгыз бәйләнштә булган өч шәһәр – Мәскәү, Уфа, Казан буенча мәдәни марафон форматында уза.

«Нуриев сезоннары» проектының җитәкчесе, «Свой почерк» кино компаниясе директоры Әлфия Чеботарева әлеге программаны Казан халкына тәкъдим итте.

Әлфия ханым берничә ел элек фестивальне оештырырга грант отуларын, бу финансларның 2023 елда дөнья күрәчәк ике документаль фильм төшерүгә тотылганынлыгын сөйләде. Шулай ук грант акчасына Рудольф Нуриевның моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган сурәтләре белән Грациано Аричи эшләреннән фотоэкспозиция оештырылуын, «Венеция, Карнавал, Мәхәббәт» фильмы яңартылуын һәм субтитрлар өстәлүен дә әйтеп узды.

«Фильмның язмышы үзенчәлекле. Ул 1982 нче елда берничә тапкыр Италиядә, Америкада күрсәтелгән, тик Россиядә бер тапкыр да тәкъдим ителмәгән. Моңа өстәп, ниндидер сәбәпләр аркасында, фильм Нуриевның фильмографиясенә дә кермәгән, аны интернеттан да таба алмаячаксыз, ә бит әлеге итальян кинотасмасында Рудольф Нуриев соңгы ролен башкарган!» - диде Әлфия Чеботарева.

Проект «Мәскәүнең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Башкортостан - Италия» Бердәмлеге фонды, «Свой Почерк» кино компаниясе, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан тормышка ашырыла. Проектта катнашу өчен, Россиягә бөек биюченең дусты Лиза Сотилис та килде. Ул «Нуриев сезоннары»н оештыручыларга бүләк иткән картинасын күрсәтте. Лиза ханым Нуриевны «җирне яктырткан Яктылык» дип атады, җылы хатирәләре белән уртаклашты. Лиза биюченең талантын Мария Каллас таланты белән чагыштыра.

Әлеге чарада «Русский балет» Мәскәү дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты Вячеслав Гордеев та катнашты. Ул Рудольф Нуриев белән танышу тарихын, уртак хатирәләрен искә алды. Балетмейстер аның белән 1973 елда Нью-Йоркта «Метрополитен» театрында таныша. «Нуриев арыган кыяфәттә иде, әмма идеаль формада булу өчен һәр иртә тырышып шөгыльләнде. Уйлап карагыз: калганнар елына 60 спектакльдә чыгыш ясаганда, Рудольф 200 спектакльдә катнаша иде. Бу искиткеч зур аерма!», ди ул.

«Нуриев сезоннары» проекты чараларына керү бушлай. 

Чыганак: Татаркино

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев