Логотип Идель
Яңалыклар

Нурихан Фәттах повесте буенча тулы метражлы фильм төшерелә

Фильм Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең авыр һәм катлаулы язмышына багышлана.

Питрәч районында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильм төшерелә.

Фильмда Татарстанның танылган актерлары катнаша. Алар – Зөлфирә Зарипова, Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Алсу Каюмова, Хәлимә Искәндәрова, Сәйдәш Шарапов, Гүзәл Шакирова, Сәкинә Минханова, Зөлфия Зарипова, Айгөл Миңнуллина, Фаяз Хөсәенов һәм башкалар. Төп роль – Хәмдияне Тинчурин театры актрисасы Резеда Саләхова башкара.

«Фильмның режиссеры - Александр Далматов», – диелгән хәбәрдә.

Чыганак: «Алга» газетасы

фото: Питрәч-информ.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев