Логотип Идель
Яңалыклар

Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте

Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.

Изге Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы гуманитар йөкне Луганск өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсенә илтеп кайтты: анда Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар хезмәт итә. Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды. Солдатларга Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләре дә диярлек ярдәм итте. 

Бу юлы махсус хәрби операция кырына рацияләр, «повер-банклар», телефон батарейкаларын тутыру һәм башка төрле компьютер техникасы; медицина товарлары; кеше ташу өчен каркассыз җайланмалар (комплектка җайланмалар үзләре, эвакуация өчен трос, сүтеп алына торган махсус ыргак керә), медикаментлар, стериль бинтлар; 1000 пар җәйге носкилар; шикәр, ярмалар, макароннар, хәләл тушенкалар, бал һәм төрле кайнатмалар җибәрелде. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе барган подразделениедә хезмәт итүче солдатларның 90 проценты – Татарстаннан, алар - Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан. Солдатлар туган якларыннан күчтәнәчләр җибәргән дин кардәшләребезгә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция кырларына кабат гуманитар йөк илтергә ниятли.  

Исегезгә төшерәбез, «Зәкят» хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыю акциясен дәвам итә. Акциягә теләгән һәркем кушыла ала. Акча җыюны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят"хәйрия фонды башкара. 

Акча күчерү өчен реквизитлар:

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810662190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Назначение платежа: мобилизованным РТ

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев