ӨЧ АТНАДА ТАТАРСТАНЛЫЛАР МОШЕННИКЛАРГА 100 МИЛЛИОН СУМГА ЯКЫН АКЧА "БҮЛӘК ИТКӘН"
Соңгы биш елда счеттан акча урлау һәм мошенниклык очраклары өч тапкырга арткан.
Узган ел полиция хезмәткәрләре караклыкта шикләнелүче меңнән артык кешене тоткарлаган. Әмма, шуңа да карамастан, соңгы биш елда счеттан акча урлау һәм мошенниклык очраклары өч тапкырга арткан.
Ә Татарстанда, һәм гомумән ил буенча да, IT-җинаятьләрне ачу 25 проценттан артмый, дип билгеләп үтте йомгаклау коллегиясендә Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин.
2022 елның беренче өч атнасында гына да республика халкының алдаулардан һәм башка IT-җинаятьләрдән күргән зыяны якынча 100 миллион сумны тәшкил иткән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы аферистларның «туганыгыз бәлагә юлыкты» ысулына аерым тукталды. Мошенниклар махсус кешеләрне – курьерларны җәлеп итә. Алар җинаять корбанының акчасын алып, аның зур өлешен билгеле бер счетка – ешрак чит илгә күчерә. «Шуңа күрә мондый җинаятьне кылырга тырышуының нәтиҗәсе күп очракта корбан итеп сайланган кешеләрнең үз-үзләрен тотышына бәйле. Матбугат һәм интернет челтәрендә 7 меңгә якын профилактик һәм кисәтү материаллары урнаштырылуга карамастан, без гражданнарга аңлата һәм мошенниклык дулкынын бетерә алмадык», – дип белдерде Артем Хохорин.
Ведомство башлыгы «Татмедиа» җитәкчелегенә мошенниклык очракларына кагылышлы аңлату кампаниясен киңәйтүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тикшерелгән IT-җинаятьләр саны буенча Татарстанның Россиядә икенче урында булуын хәбәр иткән иде.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев