Логотип Идель
Яңалыклар

Өченче һәм аннан соңгы балаларын табучыларга 1 миллион сум күләмендә гаилә капиталы бирергә тәкъдим итәләр

Россия Иҗтимагый палатасы  өченче һәм аннан соңгы балалар туганда бер миллион сум күләмендә гаилә капиталы түләргә тәкъдим итте.

Россия Иҗтимагый палатасы  өченче һәм аннан соңгы балалар туганда бер миллион сум күләмендә гаилә капиталы түләргә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» яза.

Җәмәгатьчелек фикеренчә, мондый ярдәм чарасы россиялеләрне бала табарга этәрәчәк. Илдә ел саен 100 меңнән артык сабый дөньяга килер дигән фаразлар яңгырый.

Моннан тыш, Иҗтимагый палатада гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча, йөкле хатын-кызларга яшәү минимумы кадәр айлык пособие бирергә кирәк дип саныйлар. Арттырылган түләүләрне өченче яки аннан соңгы балаларын көтүчеләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк булган булачак әниләргә бирүне тәкъдим итәләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев