Логотип Идель
Яңалыклар

ИҖАТЫ - КАЗАХ ХАЛКЫ ТАРИХЫНЫҢ КӨЗГЕСЕ

30 ноябрьдә КФУда казах - совет шагыйре-акыны Жамбыл Жабаевның 175-еллык юбилеена багышланган видеоконференция оештырылды.

30 ноябрьдә КФУның Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтында казах - совет шагыйре-акыны Жамбыл Жамбаевның 175-еллык юбилеена багышланган видеоконференция оештырылды.

Жамбыл Жамбаев -  үз тормышын гомумкешелек кыйммәтләрен, гаделлек һәм ватанпәрвәрлекне алга сөрүгә багышлаган шагыйрь. Аның мирасы - казах халкы тарихының көзгесе. Жамбыл Жамбаевның әсәрләре казах белгечләре тарафыннан ына түгел, чит ил әдәбиятчылары тарафыннан да ныклап өйрәнелә, шуңа да бүгенге көндә 50дән артык телгә тәрҗемә ителгән.

Казахстанның генераль консулы Ерлан Искаковның  инициативасы белән оештырылган очрашуда Татарстан студентларыннан тыш, Казахстан студентлары, Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкилләре Радик Вахитов, профессор Серик Сәйдуманов, профессор Әлфия Йосыпова, Абай исемендәге Казах милли педагогика университеты укытучысы Роза Бакбергенова һәм Казахстан диаспорасы катнашты.

Кунаклар үзләренең чыгышларында шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырып, аның иҗатына тукталып киттеләр. Ә студентлар шагыйрьнең казах, рус һәм татар телендә әсәрләрен башкарды.

Очрашуның ахырында да Ерлан Исхаков мондый конференцияләрне киләчәктә тагын да ешрак булачагына ышаныч белдереп калды.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев