Логотип Идель
Яңалыклар

Октябрь аенда Горки-Әмәт урманында бушлай медитацияләр сериясе узачак

Дәресләр стрессны киметергә, психик халәтне һәм ми эшчәнлеген яхшыртырга, концентрация, игътибар һәм үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен үстерергә, шулай ук акыл һәм тәнне тынычландырырга ярдәм итәчәк.

 Октябрь аенда Горки-Әмәт урманында Казан халкы өчен бушлай медитацияләр сериясе уздырылачак. Дәресләр стрессны киметергә, психик халәтне һәм ми эшчәнлеген яхшыртырга, концентрация, игътибар һәм үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен үстерергә, шулай ук акыл һәм тәнне тынычландырырга ярдәм итәчәк.

9 нчы октябрьдә – «Тәнне сканерлау» узды, 16 нчы октябрьдә – «Тән сизү ноутингы», 23 нче октябрьдә «Биш хис» медитациясе булачак. 

Барлык дәресләр дә Cube контейнер үзәгендәге медитация өчен киңлектә 9:00 сәгатьтә башлана. Һәр практика укытучы җитәкчелегендә сәгать ярым дәвамында узачак. Катнашучыларга уңайлы кием һәм җылы оекбашлар белән килергә киңәш ителә. 

Бер дәрестә 12 гә кадәр кеше катнаша ала. Сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев