Олег Газманов Казанда бушлай концерт куячак
14 нче июньдә Олег Газманов Казанда Россия көненә багышланган бушлай концерт куячак. Россиянең халык артисты үз хитларын башкарачак.
14 нче июньдә Олег Газманов Казанда Россия көненә багышланган бушлай концерт куячак. Россиянең халык артисты үз хитларын башкарачак. Концертка теләге булган һәркем килә ала, ул 19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башлана.
Олег Газманов сүзләренә караганда, ул Казанда булачак чыгышы белән махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтергә тели. Концерт шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бүләк булачак. Спонсорлардан алынган гонорарны артист Россия хәрбиләрен дәвалауга юнәлдерәчәк.
Казан халкы һәм кунаклары өчен 9-14 нче июнь көннәренә бай эчтәлекле программа әзерләнгән: патриотик акцияләр, уеннар, әдәби кичәләр, «Халыклар дуслыгы» маршы, этно-фестиваль, Татарстан иҗат коллективлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары (Сергей Скачков һәм «Земляне» төркеме, Pizza төркеме) чыгышлары белән концертлар.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев