Логотип Идель
Яңалыклар

ӨЛКӘННӘР УНКӨНЛЕГЕ: ТЕМАТИК КАЙНАР ЛИНИЯ, ИҖАДИ ОЧРАШУЛАР, БУШЛАЙ УКЫТУ

Татарстан халкының якынча дүрттән бере – өлкән яшьтәге кешеләр. 100 еллык чикне узучылар да бар – шундый 189 кеше исәпләнә.

Татарстан халкының якынча дүрттән бере – өлкән яшьтәге кешеләр. 100 еллык чикне узучылар да бар – шундый 189 кеше исәпләнә. Өлкән буын вәкилләре өчен, республикада 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр игълан ителгән Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, бушлай ял итү һәм социаль ярдәм программасы әзерләнгән. Диспансеризация, тематик кайнар линия, курслар һәм спорт акцияләре турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре сөйләде.

Республиканың иң өлкән кешесе һәм өлкәннәргә социаль ярдәм

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, «өлкәннәр» саны, 2017 ел белән чагыштырганда, 11,2%-ка арткан. Безнең республикада озак яшәүчеләрнең күбесе – хатын-кызлар, 166 кеше. Ирләр – барлыгы 23.

Иң өлкән татарстанлы Казанда яши. Ул 1917 елның 2-нче гыйнварында туган, һәм хәзер аңа 104 яшь. Хатын-кызлар арасында иң өлкәне – Әлмәттә яшәүче 108 яшьлек хатын-кыз. Ул 1913 елның 27-нче сентябрендә туган.

2021 елның икенче яртыеллыгында пенсия яшенә 1960 елның 30-нчы июненә кадәр туган ир-атлар һәм 1965 елның 30-нчы июненә кадәр туган хатын-кызлар ирешә, дип билгеләп үтте спикер. Ул ел саен аларга диспансеризация үтү өчен 2-шәр көн бирелә, шулай ук нигезсез эштән азат ителү яки эшкә алудан баш тарту ситуациясен контрольдә тотуга алыналар, дип сөйләде.

«Түләүләрдән тыш социаль учреждениеләрдә хезмәтләр дә күрсәтелә. Барлыгы бездә 141 учреждение, шул ук вакытта аларның 100-е өлкәннәргә хезмәт күрсәтә. Шулай ук ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә өйдә зур ярдәм ала. Социаль хезмәткәрләр көче белән өйдә 17 мең өлкән кешегә хезмәт күрсәтелә. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә озак вакыт тәрбияләп тору системасы, шулай ук «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» программасы гамәлгә ашырыла, – дип өстәде Эльмира Зарипова.

Шулай ук ул Татарстанда кайнар линия эшләтеп җибәрелүе турында әйтте. Аның буенча ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр турында белергә, яки алар турында хәбәр итәргә мөмкин. «Әгәр сезнең тирә - ягыгызда ялгыз калган пенсионерлар яки инвалидлар яши, алар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан һәм туганнары ярдәм итми икән, бу очракта +7 (800)600-42-34 номеры буенча шалтыратырга кирәк», – диде ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Өлкән яшьтәге татарстанлыларның 70%-ы әле һаман да коронавирустан прививка ясатмаган

Республиканың сәламәтлек саклау системасы буенча бүгенге көнгә 175 гериатрик ятак әзер. Аларда 2228 кеше дәваланды, дип сөйләде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанның сәламәтлек саклауның барлык амбулатор-сырхауханә бүлекләрендә 64 гериатрия кабинеты бар, соңгы вакытта аларда 18 мең 136 кеше булган. Моннан тыш, өлкәннәргә ташламалы программалар буенча дарулар да бирелә. Хәзерге вакытта 1,5 млрд сумлык 1 млн 200 мең 72 рецепт бирелгән.

«Өлкәннәрнең еш кына бот муентыгы сына. Ел дәвамында бу халәтне 1000 кеше кичерә. Без ярдәм күрсәтү системасын оештырдык һәм вакыйгадан операция өстәленә кадәр төгәл сроклар билгеләдек. Бүген маршрутлаштыру 48 сәгатьтән артык булырга тиеш түгел, кеше ярдәмне үз вакытында алырга тиеш», – диде спикер.

Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, Өлкәннәр көне алдыннан һәм 29-нчы сентябрьдә ачыла торган «Сәламәтлек индустриясе» күргәзмәсе кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге мәйданчыгында скандинавия йөреше, сәламәт туклану мәктәпләре дәресләре һәм башка чаралар узачак.

Альмир Абашев барлык өлкәннәрнең дә коронавирустан вакцинацияләнмәвенә борчылуын белдерде. Татарстанда вакциналаштырылырга тиешле барлык өлкән яшьтәге гражданнарның 29,4%-ы гына прививка ясаткан. Шулай итеп, препаратның беренче дозасын 250 мең 461 кеше ясаткан, икенчесен – 136 мең 845 кеше.

«60 яшьтән өлкәнрәк булган вакцинацияләнгән кешеләрнең проценты борчуга сала. Бу бик көнүзәк проблема. Өлкән яшьтәге халыкның 70%-ка якыны прививка ясатмаган. Түбән темпларны билгеләргә мәҗбүрбез. Мобильләшергә кирәк», – диде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Казанда онлайн-концертлар һәм пенсионерлар өчен бушлай укыту

Казан мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов ункөнлек вакытында пенсионерлар бушлай мунча һәм шәһәр музейларына керә, онлайн-чараларда һәм спорт ярышларында катнаша, шулай ук табиблардан консультация ала, дип искә төшерде.

«Концертлар, нигездә, онлайн-форматта узачак, шулай ук «Яшәү яме» проектының 13 иҗади юнәлеш буенча тормышка ашырыла торган программасы да булачак. Мәсәлән, «мобиль ликбез», ул популярлаша бара. Һәм, әлбәттә, безгә, казанлыларга, үзебезнең өлкән буын күршеләребезгә игътибар күрсәтергә онытмаска кирәк. Ярдәм күрсәтергә онытмыйк, бу бик мөһим», – диде А.Абзалов.

«Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина пенсионерлар кайбер бассейннарга һәм тренажер залларына бушлай йөри алачак, дип өстәде. Шулай ук өлкәннәрне «Тормышка 10 000 адым» спорт чараларында катнашырга чакыралар.

Моннан тыш, спикер, Татарстанда һәр теләгән пенсионер тәкъдим ителгән 20 уку программасы буенча укый ала торган «Өченче буын университеты» проекты гамәлгә ашырыла, дип өстәде. Алар арасында компьютер графикасы, психология нигезләре, фәлсәфә тарихы, икътисад һәм хокук һәм башкалар. «1-нче октябрьдән бездә яңа уку елы башлана. Бу бөтенләй бушка. Бездә 200-дән артык югары квалификацияле укытучы эшли, моның өчен без югары уку йортларына рәхмәтле. Дәресләр 170 мәйданда оештырылачак. Барлыгы 298 укыту төркеме формалаштырылачак һәм ачылачак», – диде ул. Хәзер төркемнәргә тыңлаучылар җыю, укытучылар һәм биналар сайлау буенча эшләр алып барыла. Эпидемологик вәзгыять аркасында күп кенә программалар онлайн-форматта укытылачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ункөнлек кысаларында казанлылар күпфункцияле үзәк базасында белем алачак. Анда аларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга, ТКХ хезмәтләре өчен дистанцион рәвештә түләргә өйрәтәчәкләр һәм «Минем документлар» офисларында күрсәтелә торган хезмәтләр буенча консультация бирәчәкләр.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев