Казан пляжында «Өмә party» узачак
7-нче августта Казанда «Өмә party – Чиста уеннар» экологик ярышлары узачак. Барлык катнашучылар да командаларга бүленәчәк һәм мобиль кушымта ярдәмендә тизлеккә җыештырачак.
7-нче августта Казанда «Өмә party – Чиста уеннар» экологик ярышлары узачак. Шәһәр халкы «Түбән Заречье» пляжының яр буе территориясен чистартып кына калмыйча, вакытны да күңелле итеп үткәрә алачак.
Барлык катнашучылар да командаларга бүленәчәк һәм мобиль кушымта ярдәмендә тизлеккә җыештырачак. Ярышларда җиңүчеләр Казан өстеннән самолет белән очу мөмкинлеге алачак.
Өмә заманча диджей-сетлар астында узачак. Казанлылар өчен шулай ук берничә тематик зона оештырыла: «Витязь» футбол академиясеннән балалар-спорт мәйданчыгы, «Trespassers МС» байкерларыннан фотозона һәм фудкорт.
Чара 14:00 сәгатьтә, теркәлү – 13:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен алдан ук анкета тутырырга кирәк.
Өмә оештыручылары булып Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды һәм ТР Балалар оешмалары советы тора.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев