ОМИКРОН ШТАММЫ ҮСЕШ АЛА
Татарстанда коронавирус йоктырганнарның 73 процентында "Омикрон" штаммын, 26,5 процентында - "Дельта" штаммын ачыклаганнар.
Татарстанда коронавирус йоктырганнарның 73 процентында "Омикрон" штаммын, 26,5 процентында - "Дельта" штаммын ачыклаганнар. Бер атна элек республикада омикрон штаммы өлеше 65 процент тәшкил итә иде. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Узган атнада бу нисбәт 35 процентка 65 процент иде. Ягъни, сез күрәсез, бер атна эчендә "Омикрон" өлеше үсә бара һәм ул бездә өстенлекле штаммга әверелә", - дигән ул республикадагы эпидемиологик вәзгыять буенча атналык матбугат конференциясендә.
Республикада "Омикрон" читтән кергән очраклар өлеше нибары 10% тәшкил итә. Авдонина сүзләренчә, йогышлы авырулы омикрон-штамм нигездә ОРВИ тибы буенча җиңел формада уза.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев