Логотип Идель
Яңалыклар

Онлайн проект: «Йосыф хатлары»

«Йосыф хатлары» күргәзмәсе һәм онлайн проекты Хәтер һәм кайгы көне алдыннан әзерләнде.

Яңа күргәзмә ике яссылыкта яши: Татар китабы йорты музееның аулак бүлмәсендә дә, онлайн киңлекләрдә дә. Махсус әзерләнгән сәхифәдә — Йосыфның биографиясе, тормыш хронологиясе, фотосурәтләре һәм, әлбәттә, хатлары. Биредә 9 хатның сканланган оригинал язмасы, хәзерге язуга күчермәсе һәм аудиоязмалары урнаштырылды.

Хатларга мөрәҗәгать итүнең сәбәбе — Йосыф исемен хәзерге музей кунакларына якынайту. Татар китабы йорты хезмәткәрләре һәр экскурсиядә аны искә ала, әмма кем ул Йосыф, аны нәрсәләр борчыган, ул ниләр белән кызыксынган һәм нинди хыяллар белән яшәгән дигән сорауларга тәгаен җавап бирә алмыйлар. Хатларда һәр укучы үз Йосыфын ача һәм таба ала. Иң мөһиме: ул китаптагы персонаж да, коры биография каһарманы да түгел. Тугрылыклы ул, төпчек бала, студент, шук егет, авиаконструктор, солдат — шәхес ул.

«Йосыф хатлары» күргәзмәсе һәм онлайн проекты Хәтер һәм кайгы көне алдыннан әзерләнде. Ул язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең эпистоляр мирасы турында. Хезмәт 80 ел һәлак булган Йосыфның якты истәлегенә багышлана.

Сылтама: https://yort.tatar/yusufletters

▪ Хатлар һәм фотосурәтләр Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана.
▪Проект Татарстан Милли музее филиалы — татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры тарафыннан әзерләнде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев