Логотип Идель
Яңалыклар

ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13% ка арткан

Бүгенге көндә Россиядә грипп белән авыруның 70 очрагы теркәлгән, аларның 70% ы – AH1N1 штаммы белән.

Узган атна белән чагыштырганда, Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 11% ка артты һәм эпидемия бусагасын 13% ка узды. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Татарстанда AH1N1 штаммлы грипп очрагы теркәлде»

Бүгенге көндә Россиядә грипп белән авыруның 70 очрагы теркәлгән, аларның 70% ы – AH1N1 штаммы белән. Татарстанда да инфекциянең бер очрагы теркәлгән. AH1N1 пандемик грипп штаммы 2009 елда башланды, ул вакытта ситуация эпидемиягә охшаш иде. «Соңгы ике ел эчендә коронавирус белән бәйле профилактик чаралар аркасында без бу штамм белән очрашмадык диярлек, шуңа күрә халыкның иммунитеты кимеде. Бу грипп авыруның катлаулы узуы һәм мөмкин булган өзлегүләр белән аерылып тора. Үзеңне һәм якыннарыңны саклап калу өчен прививка ясатырга кирәк», – дип искәртте Л.Авдонина. 

Аның сүзләре буенча, AH1N1 инфекциясе белән авыру куркынычы йөкле, 65 яшьтән өлкәннәр һәм балаларга яный. Аларга прививкаларны өстенлекле тәртиптә ясарга кирәк. Әгәр халыкның прививкалардан медотводлары булса, тирә-яктагы кешеләргә прививка кадарга киңәш ителә, бу грипп таралу куркынычын киметәчәк. 

Тулаем республика буенча гриппоз булмаган этиология вируслары йөри. Тестларның уңай нәтиҗәләре структурасында 42% ны – РС-вирус, 30% ны – риновирус, 9,6% ны метапневмовирус алып тора. Соңгысы турында сөйләгәндә, Л.Авдонина билгеләп үткәнчә, аңа 3 яшькә кадәрге балалар, бигрәк тә аллергиясе һәм башка авырулары булган балалар күбрәк дучар була. «Метапневмовирус бронхларны зарарлый, микст инфекцияләр тудыра, бу авыруның узуын катлауландыра», - диде ул. Әлеге вирус таралуны профилактикалау максатларында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә иртәнге фильтрлар үткәрергә кирәк. Әйтик, бер тәүлек эчендә дәресләргә 112 бала кертелмәгән. 1 нче сентябрьдән фильтрны 8 мең бала узмаган. 

«Грипп һәм ОРВИ таралу дәвам итә, шуңа күрә татарстанлыларга прививка ясарга кирәк. Бүгенге көндә республика халкының 37% ы гриппка каршы прививка ясаткан. Вакцина бар», - диде Л.Авдонина. Аның сүзләренә караганда, профилактика чаралары турында онытмаска кирәк – кулларны юарга, өслекләрне эшкәртергә, җәмәгать урыннарында битлекләр кияргә, урамга чыкканчы борынны, авыз куышлыгын һәм тамакны эшкәртергә. Авыру симптомнары барлыкка килгәндә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. 

«Коронавирус буенча хәл тотрыклы һәм тыныч»

Татарстанда тәүлек эчендә 103 COVID-19 очрагы теркәлгән, шуның кадәр кеше сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 189 мең 527 татарстанлы коронавирус белән авырган. «Без 19 нчы сентябрьдән ковид очракларының кимүен күрәбез. Бер атна эчендә инфекция очраклары 16,6% ка кимеде», - диде Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренә караганда, күпчелек очракта авыру ОРВИ төре кебек уза. Хәзер Татарстанда күбесенчә омикрон штаммы йөри. 

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләвенчә, республиканың йогышлы авырулар хастаханәләре пациентларны, шул исәптән авыр хәлдәгеләрне кабул итүләрен дәвам итә, шуңа күрә вакцинация белән шаярырга ярамый. 

Бүгенге көндә коронавирус вакцинасының беренче компоненты белән 2 млн 850 мең 990 кешегә прививка ясалган, бу 93,6% ны тәшкил итә. Соңгы тәүлектә коронавируска каршы 1892 кеше прививка ясаткан. 60 яшьтән өлкәнрәкләр категориясеннән 690 мең 931 татарстанлы вацинацияләнгән. 

24 нче июньгә Татарстанда 2 млн 452 мең 987 кешегә коронавирустан прививка ясалган, бүгенге көндә республикада 543 мең 697 кеше кабат процедураны узган. «Әлеге аерманың артуы борчый», – диде В.Жаворонков. 

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан привиканы яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә һәм 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендәге тәүлек буе эшли торган вакцинация пунктында (Чуйков ур., 54) ясатырга була. Моннан тыш, вакцинаның булу-булмавы турында республикада эшләүче чат-боттан белергә була.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев