"Осталар һәм остазлар" героена унсигез яшь!
Унсигез яшь гомернең иң гүзәл мизгеле. Шагыйрь әйтмешли, саф мәхәббәт утларында янган чак. Изүләрне ачып куеп, җилгә каршы барган чак... Шушы көннәрдә “Идел”ның якын дусты, булачак рәссам Сәлимә Әскәровага да унсигез тулды.
Унсигез яшь - гомернең иң гүзәл мизгеле. Шагыйрь әйтмешли, саф мәхәббәт утларында янган чак. Изүләрне ачып куеп, җилгә каршы барган чак... Шушы көннәрдә “Идел”нең якын дусты, булачак рәссам Сәлимә Әскәровага да унсигез тулды.
Сәлимә Н.Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесында театраль декорация бүлегендә укый. Открыткалар һәм комикслар ясый һәм Роберт Миңнуллин исемендәге республика әдәби конкурсында да җиңде. Буш вакытында дуслары белән скейтта йөрергә ярата, хәзер ул скейт-паркта иркенрәк йөри алачагына сөенә, чөнки кечерәкләр өчен анда кайбер чикләүләр бар иде.
Сәлимәне туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормышның катлаулы, сикәлтәле юлларында кыйблаңа тугры булып калуыңны, иҗат юлыңда зур үрләргә ирешүеңне телибез. Һәрвакыт шулай креатив, фикерле һәм максатчан бул!
Сәлимә Әскарова "Идел" журналының "Осталар һәм остазлар" интернет проектында катнашкан иде. Ул безгә үзенчәлекле колак алкалары ясау серләрен өйрәтте.
Кибеттә үзеңә ошаган колак алкалары таба алмасагыз, аны үзегез ясый аласыз. Яшь рәссам Сәлимә Әскәрова гади материаллардан, креатив колак алкалары, бизәнү әйберләре ясау серләрен өйрәтә.
Видеоны монда басып карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=1hYVwCdcIvM&t=304s
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев