Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта!
Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
Атлар үрчетүче һәм сәяхәтче Дугуйдан Винокуров 2021 нче елның март аеннан Оймяконнан Мәскәүгә атлар белән сәяхәткә чыккан. Бу көннәрдә җайдак сәяхәтче 9 меңнән артык километр юл узып, Казанга килеп җитте. Дугуйдан Винокуров журналистларга инде елдан бара торган экстремаль сәяхәте турында сөйләде.
“Татарстан халкы сый-хөрмәт белән каршы алды”, – ди бу көннәрдә Казанга килеп җиткән Дугуйдан Винокуров. Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган (сәяхәтнең гомуми аралыгы исә якынча 11 мең километрны тәшкил итәчәк).
Сәяхәтен Якутия автономиясенең 100 еллыгына багышлаган Дугуйдан. Максаты – саха токымлы зур чыдамлылыкка ия атларны халыкка таныту. “Саха токымлы атлар бик чыдам, - 70 градустан +40 градуска кадәр температура диапазонын кичерә алалар. Татар һәм башкорт токымнарыннан аермалы буларак, саха токымлы атларның күкрәк өлеше киңрәк. Абориген токым булганга күрә, башлары да зуррак", – ди Дугуйдан Винокуров.
Оймяконнан ике җайдак һәм дүрт ат чыгып киткән булган, әмма, ни кызганыч, бер сәяхәтче һәм ике атка сәяхәттән төшеп калырга туры килгән. Шулай итеп, Новосибирскидан Дугуйдан юлын үзе генә дәвам итә. “Көненә уртача 45-55 км юл узам, 70-80 км узганыбыз да булды, ким дигәндә – 15-20 километр. Атларның хәленә карап барабыз”, – ди сәяхәтче. Кыш көне трасса буйлап барган булсалар, хәзер атлар кыр буйлап атлый.
Атлар әлегә Казан ипподромында ял итә, иртәгә, 1 нче июль көнне, Дугуйдан Винокуров улы белән бергә юлга кузгалачак.
Фото: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев