Логотип Идель
Яңалыклар

Пандемия тәмамлану турында ел ахырына игълан итәргә мөмкиннәр

Пандемиянең ахыры нәрсә ул? Авыру очракларының кискен артуы булмаячак, әмма бу вирус юкка чыгачак дигән сүз түгел

Пандемиянең тәмамлануы турында ел ахырына игълан итәргә мөмкиннәр. Мондый фикерне Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович ТАССка биргән интервьюсында әйткән.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта статистика коронавирус йоктыручыларның төгәл санын чагылдырмый. "Хәзер фаразлау авыр, әмма без башка ни дә булса килеп чыкмаса, пандемия 2022 елда ахырына якынлашырга мөмкин дип өметләнәбез. Пандемиянең ахыры нәрсә ул? Авыру очракларының кискен артуы булмаячак, әмма бу вирус юкка чыгачак дигән сүз түгел", - диде Вуйнович.

Аның сүзләренчә, авыруның югары булуы вирус мутациясе турында сөйли. "Әмма зур үсеш "Омикрон" бөтен Җир шарын әйләнеп чыккач бетәчәк, дигән оптимистик карашлар бар", - дип өсти спикер.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев