ПАНДЕМИЯ ВАКЫТЫНДА ЯЛ: РОССИЯЛЕЛӘРГӘ ЯҢА ЮНӘЛЕШЛӘР АЧЫЛГАН
Пандемия чорында Россиядә яшәүчеләрнең 70 процентка якыны туризм өчен яңа юнәлешләр сайлаган.
Пандемия чорында Россиядә яшәүчеләрнең 70 процентка якыны туризм өчен яңа юнәлешләр сайлаган.
OneTwoTrip сервисы тикшеренүләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашкан кешеләрнең 11,8 проценты Краснодар крае курортларына, 10,6 проценты Кырымга, 9,6 проценты Калининградка һәм Балтыйк диңгезе курортларына беренче мәртәбә барган.
Сәяхәтчеләрнең 8,7 проценты Дербентка һәм Махачкалага, Карелиягә 5, Алтайга 4,6, Санкт-Петербургка һәм аның тирә-ягына 4,3 проценты барган, дип яза «Российская газета».
Сораштыруда катнашучыларның 3 проценты Татарстанга, 2,5 проценты Ставрополь краена 2,1 проценты Түбән Новгородка беренче тапкыр барган.
Сораштыруда катнашкан кешеләрнең яртысы үзләре өчен чит илләргә яңа юнәлешләр ачкан: Төркия (15 процент), Абхазия (13 процент), Танзания (12 процент), Куба (9 процент) һәм Әрмәнстан (6 процент).
Сораштыруда барлыгы 3,5 мең кеше катнашкан.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев