Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Паспортларда "милләт" графасы: өстенлекме, уңайсызлыкмы?

Аз санлы халык кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен бу хакта паспорттагы билгегә ия булырга теләр иде, дип санала

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Россиядә паспортта өстәмә биттә милләтне билгеләү өчен Татарстан тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, аз санлы халык  кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен бу хакта паспорттагы билгегә ия булырга теләр иде.

Моннан тыш, Гыйльметдинов «туган телдә фамилия һәм исем башкача языла», дип искәртте. Шуңа күрә, Татарстан мисалында, Россия Федерациясендә паспортта фамилияләре туган телдә күрсәтелгән өстәмә бит ясарга мөмкин булыр иде.

Реклама

Мондый яңалыкларга каршы килүчеләр үз позициясен электрон паспортларга күчү белән аңлаталар, диде парламентарий.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев