Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

- Әпчхи! - Сәламәт бул!

Алардан бик күп кеше иза чигә. Яз-җәй айлары җиттеме, авыз-борынга «үрмәли» башлыйлар: томау төшерәләр, елаталар, төчкертәләр – кулларыннан килмәгән эш юк, кыскасы. Сүзебез – серкә һәм аны өйрәнә торган фән – палинология турында.

Алардан бик күп кеше иза чигә. Яз-җәй айлары җиттеме, авыз-борынга «үрмәли» башлыйлар: томау төшерәләр, елаталар, төчкертәләр – кулларыннан килмәгән эш юк, кыскасы. Сүзебез – серкә һәм аны өйрәнә торган фән – палинология турында булыр. Язмабызның каһарманы белән якыннанрак танышырга исә безгә яшь палинолог Булат Ваһапов ярдәм итте.

Безнең белешмә: Булат Ваһапов – яшь палинолог, Казан (Идел буе) федераль университетының  фундаменталь медицина һәм биология институты (биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы) магистранты, Казанның 2 нче лицей-интернаты биология укытучысы

ВАКЫТ МАШИНАСЫ

Палинология фәне, дөресен генә әйткәндә, үсемлек серкәсе белән генә чикләнми – үсемлек, гөмбә һәм бактерия спораларын да яратып өйрәнә ул. Әлегә үсемлек серкәсен үз итүчеләр белән таныша торыйк. Үсемлек серкәсен ничек өйрәнәләр дә аны өйрәнү ни өчен кирәк соң? Эшне, беренчедән, фундаменталь дәрәҗәдә алып барып була. Бу очракта серкәнең төзелешенә игътибар бирелә. Үсемлек серкәсен биоиндикация объекты итеп тә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, серкәдә мутаген факторлар тудырган үзгәрешләргә карап, әйләнә тирәнең сыйфатын билгелиләр.

Сүз уңаеннан, үсемлек серкәсе галимнәр өчен үзенә күрә бер вакыт машинасы хезмәтен дә үти. Эш шунда ки, үсемлекләр серкәсенең (спораларның да) тышчасы бик ныклы була һәм миллионлаган ел саклана ала. Шуңа күрә, теге яисә бу җирдә фәлән еллар элек нинди шартлар булганын (климат үзенчәлекләре, туфрак, үсемлек катламы һ.б.) галимнәргә үсемлек серкәләре «сөйләп бирә».

Палинологлар аэропалинология мониторингында да хезмәт куя. Бу очракта белгеч һавада очкан серкә составын билгели һәм, мисал өчен, аллергиядән иза чиккән кешеләргә ярдәм итә алырдай белешмә төзи. Булат Ваһапов нәкъ менә аэропалинология мониторингы һәм биоиндикация өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Палинология белән ул мәктәп елларында ук кызыксына башлаган, бу өлкәдәге фәнни эшчәнлеккә исә университетта, икенче курста белем алганда керешкән. Тикшеренүләр алып бару өчен, яшь галим сүзләренчә, «портфелеңдә» бик гади һәм аңлаешлы инструментларның булуы кирәк, болар – микроскоп, махсус буягычлар, савыт-саба һәм, мониторинглы тикшеренү очрагында, серкә тоту җайланмасы – «серкә тозагы» (рус. пыльцевая ловушка).

«Мин hirst-тибындагы серкә тоткыч кулланам. Бу җайланма һаваны суыртып ала да анда булган бөтен кисәкчекләрне, шул исәптән серкәне дә, махсус тасмага конденсацияли. Аннан тасмадан микроскоп аша карар өчен препарат әзерләнә, аннан – анализ. Һәм, әйе, онытып җибәрә язганмын, палинологның төп «портфеле» – ул белем. Палинолог серкәнең кайсы төр (яки ыруг) үсемлекнеке икәнен тиз һәм төгәл билгели белергә тиеш – бу иң мөһиме», – ди Булат.

Каен серкәсе / Булат Ваһапов фотосы

СЕРКӘНЕҢ АЛЛЕРГИЯ ПОТЕНЦИАЛЫ

Серкәне мактап алдык, инде аның кеше халкы өнәп бетерми торган сыйфатына ачыклык кертергә вакыт. Тузан бөртеге кадәр кисәкчек кешеләрне ничек елар хәлгә җиткерә ала соң? Бер үк төрле үсемлек серкәсе ничек итеп төрле кешегә төрлечә тәэсир итә икән? «Серкәнең аллергия потенциалы күп төрле факторларга бәйле, – дип аңлата Булат Ваһапов, – беренче чиратта, серкә бөртегендәге протеиннарга (аксым молекулаларына). Серкә аксымын кеше организмы, чит-ят объектка санап, кире кагарга мөмкин.

Реклама

Икенчедән, аллергияне, кагыйдә буларак, җил белән серкәләнә торган үсемлекләр тудыра. Аларның серкәләре, бөҗәкләр белән серкәләнә торган үсемлекләргә караганда, ваграк та, күбрәк тә. Өченче фактор морфологиягә бәйле, төгәлрәге, серкәнең үлчәменә. Статистика буенча, 25-35 микрометр (шикәр комының иң вак бөртегеннән ун тапкыр кечерәк. – Авт.) зурлыктагы серкәләрнең аллергия потенциалы зуррак була. Дүртенче фактор – серкә күләме: үсемлек серкәне күбрәк җитештергән саен, аллергия күзәтелү ихтималы да арта».

Татарстанда поллиноз китереп чыгара торган ТОП-үсемлекләр: 
1 - каен (серкәләнү пигы – апрель-май); 
2 - амброзия (барлык төбәкләрдә дә очрамый, ләкин бик көчле аллергия бирә); 
3 - кыяклы үсемлекләр (серкәләнү пигы – июнь-июль)

ПОЛЛИНОЗ ЧОРЫН НИЧЕК КИЧЕРЕРГӘ?

Сезонлы аллергия билгеләрен күреп алгач, белгечләр иң элек аллергология үзәгендә тест бирергә һәм нинди аллергеннар төркеменә реакция булуын ачыкларга киңәш итә. Нинди үсемлекләрнең чәчәк атуын күзәтеп бару да мөһим: теге яисә бу үсемлек серкәсенең һавадагы күләме арта башлагач, аллергиягә каршы чаралар күрергә – тиешле дарулар эчәргә кирәк. «Серкә белән «күзгә-күз очрашу»ларны киметергә мөмкин, ләкин бу бик авыр эш. Битлек ярдәмгә килә ала, әмма ул да, билгеле вакытка бер алмашынып торган очракта гына булышачак, чөнки аның өслегенә иртәме-соңмы серкә кунып тулачак. Поллиноз чорында вакытны күбрәк бина эчендә уздыру (өйдә яки эштә) – иң дөрес карарларның берсе», – ди яшь палинолог.

Серкә тоткыч / Булат Ваһапов фотосы

POLLENLAB: СЕРКӘ ЛАБОРАТОРИЯСЕНДӘ

Аллергикларның тормышын җиңеләйтә торган ресурслар бихисап. Аларның кайберләре нинди төбәктә кайсы үсемлек серкә очыруын билгеләргә булыша, белгеч киңәшләре белән тәэмин итә, үзара аралашу мөмкинлеге дә тудыра. Русиядә дә кайсы үсемлекнең чәчәк атуы, һавадагы серкә күләме турында мәгълүмат урнаштырып бара торган сервислар шактый, gismeteo, pollenclub, pollenlab кебек ресурслар шундыйлардан. PollenLab проекты – Булат Ваһаповның фәнни җитәкчеләре ярдәмендә тормышка ашырган иҗат җимеше.

PollenLab – универсаль сервис. Монда үсемлек серкәләренең атласы да (Казан шәһәрендә уздырылган тикшеренүләрдә тупланган), төрле үсемлекләрнең чәчәк ату календаре дә, Казан университетында элек алып барылган һәм хәзер гамәлдә булган тикшеренүләр турында да мәгълүмат бар. Аллергологлар серкә халкыннан иза чигүчеләргә симптомнар белән көрәшергә, аякка басарга ярдәм итсә, мондый проектларны тормышка ашыручылар аларны мәгълүмат белән коралландыра.

«PollenLab проекты көтмәгәндә туды, шул ук вакытта баш миенең бер буразнасында планлаштырылып та торган иде инде. Уку барышына бераз якты төсмерләр кертү өчен, берара сайт яза башладым (IT өлкәсе миңа һәрвакыт ошый иде, хәзер дә бу шөгылемә тугры калам). Икенче курс тәмамланып, Кавказда җәйге практика узып яткан мәл иде. Ул вакытта идея бераз башкарак: серкә морфологиясе һәм аның башка үзенчәлекләре турында мәгълүмат базасы булдыру белән янып йөрдем. Әмма соңрак идея башка борылыш алды.

Һавадагы серкә күләмен билгели торган сервислар Көнбатыш өчен яңалык түгел, Русиядә дә ул вакытта бер сервис барлыкка килгән иде. Аны үзлектән дә эшләп карыйсы килде. Проектны мөгаллимнәр дә (фәнни җитәкчем Кадрия Ибраһимова, мөгаллимебез Елена Минакова, кафедра мөдире Илгизәр Рәхимов) хуплап чыкты. Аларга рәхмәтем чиксез! Проект өчен иң әһәмиятле нәрсә – ул аның аппарат базасын, күзәтүләрне киңәйтү. Хәзер без үз «серкә тозагы» прототибын эшләп чыгару юнәлешендә эш алып барабыз, тәҗрибәбез уңышлы килеп чыгар, дип өметләнәм», – ди ул.

Русиядәге палинология берләшмәсе шактый үсеш алса да, Булат Ваһаповның аны халыкка тагын да якын итәсе килә. PollenLab проекты кысаларында сайтта зур булмаган мәкаләләр яисә видео-дәресләр форматында уку-укыту курсы булдырырга тели ул. «Ни килеп чыгар – вакыт күрсәтер», – ди яшь палинолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев