Логотип Идель
Яңалыклар

Планлы медицияна ярдәме күрсәтү туктатылды

Республика министрлыгы, бу чараны коронавирус санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, кабул итте.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының агымдагы елның 2 февралендәге боерыгы буенча, республикада планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды.

Республика министрлыгы, бу чараны коронавирус санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, кабул итте.

Боерык буенча, олылар өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптә кайбер кешеләр төркеме өчен профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация туктатыла. Бары тик социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кергән яки әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыртулары булган пациентлар гына искәрмә булып тора.

Моннан тыш, планлы медицина ярдәме күрсәтү чакырылыш һәм хәрби хезмәткә баручы егетләр, шулай ук медицина ярдәмен кичектерү хәлен авырайтырга мөмкин булган пациентлар өчен дәвам итә. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев