Логотип Идель
Яңалыклар

Пләтән ягы буенча сәяхәткә барасызмы?

30 октябрь — сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Татар китабы йорты һәм Ачык университет Казанның Пләтән ягы буенча җәяүле сәяхәт оештыра

30 октябрь — сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Татар китабы йорты һәм Ачык университет Казанның Пләтән ягы буенча җәяүле сәяхәт оештыра.

Пләтән жирлегенең төрмәсе, хастаханәләре, халкы, сәнәгате, мунчасы һәм сабыны, зираты, мәчетләре, чиркәүләре һәм чикләре турында белербез. Яшәү һәм үлем, зыялылар һәм «урам егетләре», байлар һәм эшче халык каршылыгы турында сөйләшү көтелә.

Әдәби, тарихи һәм урбанистик променадны тарихчы Айрат Фәйзрахманов алып бара.

Теркәлү өчен сылтама: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2214944/

Катнашу бушлай, алдан теркәлү сорала.
30 октябрь, 14:00
Җыелу ноктасы — Мехчылар мәдәният йорты (Казан, Г. Тукай ур., 91 йорт).

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев