Логотип Идель
Яңалыклар

Почет каравылы Берлинны штурмлауда катнашкан байракны чыгарды

5 майда ТР Милли музеенда «Байрак – Җиңү символы» дигән традицион акция узды.

Почет каравылы катнашында учреждение фондларыннан тантаналы рәвештә Татар АССР территориясендә оештырылган һәм Берлинны штурмлауда катнашкан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын чыгардылар.

280 нче артиллерия полкы бу байракны ТАССР Югары Советы Президиумыннан 1942 елда фронтка җибәрер алдыннан ала. Ә 1961 елда кадерле әйбер СССР Кораллы көчләренең Үзәк музееннан республиканың төп тарихи музеена тапшырыла. 

Чарадан фоторепортаж белән уртаклашабыз.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев