Логотип Идель
Яңалыклар

Поллиноз: серкәгә сезонлы аллергия чоры башланды

Быел серкәләнү сезоны шактый агрессив

Бер атна элек, көннәр салкынча торуга да карамастан, Татарстанда үсемлекләрнең серкәләнүе башланды, бу аллергиядән интегүче кешеләрдә поллинозның - серкәгә сезонлы аллергиянең көчәюенә китерде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Идел буе федераль округының баш аллергологы Олеся Скороходкина хәбәр итте һәм быел серкәләнү сезонының шактый агрессив булуын белдерде.

Аллерголог билгеләп үткәнчә, 2022 елда пациентлар серкәнең гадәттәгедән күбрәк булуын тойган. Шуңа бәйле рәвештә, алар поллинозны да авыррак кичерә.

Скороходкина билгеләп үткәнчә, поллиноз белән авыручы пациентларның 90 проценты конъюктивит билгеләре булган риниттан интегә. Өстәвенә, ринит ОРВИ китереп чыгарган томаудан аерылып тора.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев