Логотип Идель
Яңалыклар

ПОСОБИЕЛӘР АРТА!

Русиянең Хезмәт министрлыгы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрнең күләмен арттырырга җыена.

 Русиядә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрнең күләме артачак, моның өчен 95 миллиард сум тирәсе өстәмә акча бүленгән.

“Киләсе елдан балаларга айлык түләүләр күләмен төбәкләрдәге яшәү минимумына кадәр күтәрергә планлаштырыла. Әгәр яшәү минимумының яртысы кадәр пособие түләнгәндә гаиләнең бер кешесенә уртача кереме яшәү минимумына кадәр җитмәсә, балаларга айлык түләүләр күләме артачак”, – дип аңлаталар Министрлыкта.

 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр 2020 елда билгеләнде. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен 170 миллиард сум акча бүленде. Бүген мондый түләүләрне ил буенча 3,8 миллионнан күбрәк баланы тәрбияләүче гаиләләр ала.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев