Логотип Идель
Яңалыклар

Республика көне һәм Шәһәр бәйрәмендә Татар китабы йорты үзенә кунакка дәшә!

Бәйрәм уңаеннан музей дүшәмбе көнне дә эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә махсус музей чаралары үтәчәк.

27-30 августта Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры шәһәр кунакларын һәм башкалабыз халкын көтеп кала. Бәйрәм уңаеннан музей дүшәмбе көнне дә эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә махсус музей чаралары үтәчәк.

28 августта «Вакыт буйлап сәяхәт» балалар экскурсиясенә килергә була. Экскурсия татар китабы дөньясының күп гасырлык тарихы белән таныштыра. Башлана 14:00.

29 август, дүшәмбе көнне, музейга иске имляда язу остаханәсенә килә аласыз. Мастер-класс 15:00 башлана. 

30 августта исә башкала кунаклары татарларда чәй эчү йолалары белән таныша ала. Мастер-класс шулай ук 15:00 башланачак.

Музейның эш сәгате: 10:00 – 18:00
Белешмәләр өчен телефон (843) 590-80-67, (843) 590-80-66.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев