-
Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Рамазан ае – гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү өчен бирелгән вакыт. Шуңа күрә аны тырышып гыйбадәттә үткәрергә кирәк.
-
Татарстан Идел буе федераль округында халык саны арткан бердәнбер төбәк Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
-
ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак еләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.
-
Татарстанда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны арткан Татарстанда быел туган (татар) тел буенча Бердәм республика имтиханын унберенче сыйныфта укучы сигез бала тапшыра. Узган елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) нибары бер чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Принц Татарстанда нишләгән?
Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы принц Кәрим Ага Хан IV бүген Татарстанга киләчәк. Галиҗәнаб Кәрим Ага Хан республикада шимбәгә кадәр калырга, Болгарны, Казан Кремлен һәм архитектура буенча халыкара премия ияләрен бүләкләү тантанасында катнашырга планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Галиҗәнаб принц Кәрим Ага Ханның Казанга килүе көтелә. Аны Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә. Принц инде мәмләкәтебездә икенче көн. Ул Татарстанны бик ошаткан.
Чарада катнашучыларны Принц Кәрим Ага Хан сәламләде. "Монда булу минем өчен зур горурлык, зур мәртәбә. Дини кыйммәтләребезне саклавыбыз бик мөһим. Минем өчен бу чарада катнашу зур бәхет. Марка бөтен җиһанда тынычлыкны саклау өчен мөһим. Рәхмәт", - диде.
Кәрим Ага Хан премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасы (премия логотибы сугылган марка) 150 мең данә күләмендә әйләнешкә керә.
Җомга көнне принц архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак. Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Анда лауреатлар һәм мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов та чакырылган.
- Ага Хан IV тарафыннан гамәлгә куелган архитектура өлкәсендә дөньядагы иң зур бүләкләрнең берсе быел 6 финал проектлары һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү буенча киңкүләмле программа арасында тапшырылды. Республика бүләк фондының алтынчы өлешен — якынча 166 мең доллар алачак дип көтелә. Бу акчаларның бер өлеше республикага ислам архитектурасы өлкәсендә экспертларны җәлеп итүгә тотылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз