Логотип Идель
Яңалыклар

Профессионаллар олимпиадасы: Татарстан – лидерлар исемлегендә

Олимпиадада алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булучыларга 300 меңгә кадәр премияләр тапшыру да каралган.

Россия күләмендә уза торган “Я – профессионал” олимпиадасының чираттагы сайлап алу этабының нәтиҗәләре билгеле. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте. Олимпиада ике этаптан тора: сайлап алу этабында 121 545 кеше катнашкан булса, соңгы этапта илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче 39 меңнән артык катнашучы көч сынашачак. 1021 катнашучы – Татарстанның югары уку йортлары студентлары.

“Я – профи” дипломантлары Россиянең әйдәп бара торган вузларының магистратура, аспирантура һәм ординатура программаларына кергән вакытта махсус льготаларга ия булачак, шулай ук эре компанияләрдә (профиль буенча) стажировка үтү дә каралган. Олимпиадада алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булучыларга 300 меңгә кадәр премияләр тапшыру да каралган.

“Олимпиадада катнашучылар саны буенча лидер регионнар унлыгында Татарстан да бар”, - ди олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара. – “Татарстан студентлары арасында иң популяр юнәлешләр ул - «Лечебное дело и педиатрия», «Материаловедение и технологии материалов» и «Реклама и связи с общественностью». Сайлап алу этабын узган яшьләрне илебезнең әйдәп баручы компанияләреннән гамәли кейслар көтә. Катнашучылар хезмәт базарының аларга нинди бурычлар йөкләгәнен аңлый, бу олимпиада хезмәт юлын дәвам итү өчен мөмкинлекләр дә ача”.

Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев