Логотип Идель
Яңалыклар

Программа: «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале була

30 август Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.


Республика көнендә фестиваль кунакларын ике сәхнәдә җанлы татар музыкасы, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендлары дизайн-маркеты, шулай ук, «Акыл фабрикасы» лекторие көтә.

Барысы турында да тәртипләп сөйлибез.

Фестиваль кунаклар өчен көндезге сәгать 12дә дизайн-маркет белән башланып китәчәк, анда Татарстан дизайнерлары һәм һөнәрчеләре продукциясе сатылачак. Маркетта катнашу өчен опен-колл 23 августка кадәр ачык: https://yummymusic.ru/requests. 

Шулай ук, көндез гаиләләр һәм нәни кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшләячәк. 

Шәһәр халкы яратып өлгергән урында, Гавами урыннар ишегалдында,  Зур сәхнә урнашачак. Биредә менә кемнәрне күреп булачак: Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шайхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin.

Зур сәхнә программасының дулкынландыргыч өлеше — локаль инди-музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют. 

Туп сарае ишегалдында урнашачак Кече сәхнәдә яшь татар артистлары чыгышы көтелә: Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хайруллин, АлияНур, Elina, qaynar. Ә сәхнә хедлайнеры — TATARKA. Популяр җырчыны Казан белән күптән иҗади хезмәттәшлек бәйли.

Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шулай ук Туп сарае ишегалдында милли компонент белән эшләүче Татарстан дизайнерлары катнашындагы Мода күрсәтү узачак. Дизайнерлар һәм модельләр 25 августка кадәр опен-коллга гариза җибәрә ала. Тулырак мәгълүмат һәм анкета — сайтта: https://yummymusic.ru/requests. 

Мода күрсәтүнең махсус музыкаль кунаклары — битмейкер Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шайхразиев һәм K-Ru.

Быел фестиваль программасы киңәя һәм беренче тапкыр үз эченә «Акыл фабрикасы» лекцияләр сериясен ала. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән берлектә эшләнәчәк.

Шулай ук, фестивальнең өлеше булырга теләүчеләр өчен, волонтерлар опен-коллы да ачык: https://yummymusic.ru/requests. 

12.00 – 21.00 дизайн-маркет
12.00 – 18.00 балалар мәйданчыгы
12.00 – 20.00 гаилә мәйданчыгы
15.00 – 17.00 мода күрсәтү
12.00 – 18.00 «Акыл фабрикасы» лекторие
17.30 – 22.00 Зур һәм Кече сәхнәләрдә концерт программасы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев