Логотип Идель
Яңалыклар

«PROНаука в КФУ» проекты: химия лабораториясе, пилотсыз трактор һәм роботлар

28 нче октябрьдә Казан федераль университетында «Интеграция төне» дип аталган «PROНаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XV сериясе узачак.

28 нче октябрьдә Казан федераль университетында «Интеграция төне» дип аталган «PROНаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XV сериясе узачак. 10 спикер тыңлаучыларга космик туризм, мультимедиа спектакль сәнгате турында сөйләячәк. Килүчеләр нанотехнологияләрнең фармсәнәгатьне ничек үзгәртәчәген һәм IT-технологияләрнең җанлы дөньядан ниләр алуын беләчәк, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.

Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен квестлар һәм викториналар узачак, химия лабораториясе һәм күргәзмәләр дә эшләячәк. Казанлылар дрон, роботлар һәм пилотсыз тракторны күрә алачак. Тулырак программа сылтама буенча бастырылган.

«Интеграция төне»нә керү бушлай, сайтта теркәлергә кирәк. Чара 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Кремль ур., 35 адресы буенча узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев