Логотип Идель
Яңалыклар

"ПУШКИН КАРТАСЫ": ике миллионннан артык россияле 271 миллион сумлык билет алган

1 сентябрьдән 2 миллионнан артык россияле шәхси "Пушкин картасын" рәсмиләштергән.

1 сентябрьдән 2 миллионнан артык россияле шәхси "Пушкин картасын" рәсмиләштергән. Аның ярдәмендә мәдәни учреждениеләргә 360 меңгә, гомуми бәясе - 271 млн сумлык билет сатып алганнар. Бу хакта РФ мәдәният министры Ольга Любимова хәбәр итте.

Карта буенча сатып алынган билетларның уртача чегы якынча 700 сум тәшкил итә. Мәдәни учреждениеләр әлеге программа белән кызыксына, аларның саны арта бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, программага 1 836 мәдәният оешмасы кушылган. РФ Мәдәният порталында 14 мең вакыйга урнаштырылган, дип яза ТАСС.

"Пушкин картасын" булдыру турында турыдан-туры линия барышында Россия президенты Владимир Путин игълан итте. 2021 елның сентябреннән декабренә кадәрге чорда яшь кешеләргә 14 яшьтән 22 яшькә кадәр банк карталарына 3 мең сум күчерәчәкләр. Бу акчаларга алар мәдәни объектларга йөри алачак. Киләсе елда номинал календарь елга 5 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев