Логотип Идель
Яңалыклар

ПУТИН ЭШЛӘМИ ТОРГАН КӨННӘР ИГЪЛАН ИТҮНЕ ХУПЛАРМЫ?

Министрлар Кабинеты каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координация советының бүгенге президиумында вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны ял көннәре итәргә тәкъдим итте.

Министрлар Кабинеты каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координация советының бүгенге президиумында вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны ял көннәре итәргә тәкъдим итте. Аның бу тәкъдимен Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да хуплады. Ул мондый чараны мәҗбүри, әмма кирәкле дип атады. Шулай ук ул вице-премьерга коронавируска каршы көрәш буенча чаралар комплексын әзерләргә һәм аларны чәршәмбе көнне Владимир Путинга тәкъдим итәргә кушты.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 белән бәйле вазгыять турындагы докладларны тыңлаганнан соң, эшләми торган көннәр кертү турында карар кабул итәчәк. Бу хакта ТАССка Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткән.

«Бу хакта Голикова әйтте, Премьер-министр хуплады. Әлбәттә, Президент штаб, Хөкүмәт докладларын тыңлый, һәм ул карар кабул иткәч, без аны җиткерәчәкбез», – дип белдерде Песков.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев